Иглин районы полициясенә Ключевский авылындагы торак йортларның берсендә үтереш булганлыгы турында хәбәр килә.
Хатынга 67 яшьлек әтисе шалтырата һәм аның сөеклесен үтерүен әйтә.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, пенсионер башта җинаять урынына килгән хокук сакчыларына ишек ачарга теләмәгән, тик озак кына сөйләшүләрдән соң гына керткән. Йортта полицейскийлар пычак яралары булган 29 яшьлек ирнең мәетенә юлыккан.
Алдан ачыкланганча, ул көнне бакча йортында ирләр генә калган. Алар бергә табын корган. Аннары бәхәс чыккан. Ир кызының егетенә әле бернигә дә ирешә алмавын әйткән. Җавап итеп, кунак пенсионерның йөзенә чабып җибәргән.
Бәхәс тынган, әмма озакка түгел. Өлкән яшьтәге ир кызның өйдәше йоклап китүен көтеп алган һәм пычак белән берничә тапкыр кадаган.
Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: bashinform.ru