+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 сентябрь 2020, 06:45

Оныгын тәрәзәдән ыргытырга җыенганмы?

Бу коточкыч хәлне бик күп кешеләр күзәтә алган.

Бу коточкыч хәлне бик күп кешеләр күзәтә алган.

Сургутта өлкән яшьтәге ир, оныгын аягыннан тотып, бишенче кат тәрәзәсеннән курчак кебек селкеп торган. Үтеп баручылар, балалар тавышын ишетеп, полиция чакырткан. Бабай аларның сүзләренә колак салмаган, коточкыч уенын дәвам иткән.

Полицейскийларга фатир ишекләрен ватып керергә туры килә. Анда алар ике яшьлек оныгын мәсхәрәләгән исерек пенсионер Иван Ивановны эләктерә. Дебошир, шулай ук, фатирның астын өскә әйләндергән була, дип хәбәр итә «Вести».

Полиция ишекне ваткан арада бабай кувалда белән фатирны җимерә башлый, ОМОН килеп кергәч кенә тынычлана. Баланы табиблар караган, ул исән-сау килеш әнисенә тапшырылган. Ул улын бабасы белән еш кына калдыруын хәбәр итә.

Җинаятьчегә карата "кеше үтерү белән янау" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тик аны оныгы яши торган фатирга кайтарып җибәргәннәр...

Фото: mk.ru
Читайте нас