Бер ел элек сигез хезмәттәшен атып үтергән егетнең хәлләре ничек?
Хәрби прокуратура бер ел элек сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдиновка карата җинаять эшендә гаепләү карарын раслаган.
Бу турыда адвокат Равил Тугушев Facebook-та хәбәр итте.
"Әле генә Мәскәү гарнизоны хәрби прокуратурасыннан чыктым, анда миңа Чита гарнизоны кушуы буенча Рамил Шәмсетдиновка карата гаепләү бәяләмәсе тапшырылды", - дигән Тугушев. Адвокат, җинаять эше якын көннәрдә Көнчыгыш хәрби бүлегенең 2нче хәрби судына җибәреләчәк, дигән. Ике атна эчендә аның беренче утырышы көне билгеләнәчәк, дип хәбәр итә Тугушев.
Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Аңа карата "ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде. Җинаятькә бару сәбәбен Шәмсетдинов олырак хезмәттәшләренең аны җәберләве белән аңлатты. Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов "Азатлык"ка, улымның мондый адымга баруына "дедовщина" гына сәбәп була ала, дип сөйләде.
Декабрьдә Рамил Шәмсетдиновның "дедовщина" турындагы җинаять эшендә зыян күрүче буларак танылуы билгеле булды. Март башында суд Рамилне һәм тагын берничә хезмәттәшен җәберләгән Руслан Мухатовны ике айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Август башында Равил Тугушев, Читаның тикшерү изоляторында Рамил Шәмсетдинов белән очрашканнан соң, "Азатлык"ка: "Рамил судтан курыкмый, хөкемгә әзер", - дип сөйләгән иде.
Фото: mk.ru