+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 сентябрь 2020, 08:34

Кеше гомере - бер тавык.

Караклар кергәнен сизенеп чыккан хуҗабикәне чәнечкәннәр, ирен кыйнап, башына таяк белән сукканнар.

Караклар кергәнен сизенеп чыккан хуҗабикәне чәнечкәннәр, ирен кыйнап, башына таяк белән сукканнар.


Ростов өлкә суды Владимир Низгуренко һәм Вадим Сергеевка карата җинаять эше буенча суд карары чыгарды. Алар Каменский районындагы Глубокое авылында ир белән хатын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда Ростов өлкә прокуратурасы хәбәр итте.


Суд ачыклаганча, Низгуренко белән Сергеев былтыр октябрьдә Глубокое бистәсендә исерек килеш йөргәннәр. Тавыклар урлау максаты белән алар бер йортка басып керә. Хуҗабикә, караклар кергәнен сизеп, ишегалдына чыга. Низгуренко аңа пычак белән берничә тапкыр кадагач, хуҗабикә шунда ук җан бирә. Аннары җинаятьчеләр бу хәлне күреп торган иренә ташлана. Шулай итеп, хуҗаны да үтерәләр.


Аннары караклар ишегалдыннан тавык һәм күркә урлап чыгып качалар.


Суд Низгуренконы 19 елга катгый режимлы колониягә озатты. Сергеев исә алдагы 17 елын төрмәдә уздырачак, диелә прокуратура хәбәрендә.


Әлеге җинаять турында урындагы матбугат чаралары да хәбәр итте. Каракларга 41 һәм 22 яшь булган. Җинаятьчеләрнең берсе моңа кадәр - кеше үтергән, икенчесе караклык өчен хөкем ителгән булган, диелә бу хәбәрдә.


Чыганак: intertat.tata


Фото: go.mail.ru/redir
Читайте нас