+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
20 сентябрь 2020, 05:05

Матур итеп яши генә башлаганнар...

Башкортстанның Белорет районында коточкыч авария булган.

Башкортстанның Белорет районында коточкыч авария булган.
Анда дүрт кеше һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте кичә, 19 сентябрьдә, якынча кичке 11 сәгатьтә, Уфа - Инҗәр - Белорет трассасының 151нче чакрымында теркәлгән.
— Башлангыч мәгълүматлар буенча, "Volkswagen Polo" һәм каршы килгән "Ман" йөк машинасы бәрелешкәннәр, — дип хәбәр итәләр ЮХХДИдә. - Җиңел автомобиль йөртүче һәм аның пассажирлары: 27 яшьлек хатыны, аларның 8 һәм 5 яшьлек балалары ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булган.
Вакыйга урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли. Тулырак мәгълүмат ачыклана.
Фото: ufa1.ru
Читайте нас