21 сентябрь кичендә Нефтекама шәһәрендәге шәхси йортта 63 яшьлек ирнең һәм 59 яшьлек хатынның мәетләре табылган.
Һәлак булучыларның тәннәрендә җәрәхәтләр табылмаган. Гәүдәләре үлем сәбәпләрен билгеләү өчен суд-медицина экспертизасына җибәрелгән.
Эчке эшләр министрлыгы һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаҗига урыныннан документлар һәм газ җиһазларын алган. Бер фараз буенча, йортта газ чыгып яткан булырга мөмкин.
Фото: кп.ру