Уфа районының Алексеевка авылында медицина битлекләрендәге билгесез дүрт кеше коточкыч җинаять кылган.
Алар Казан төзелеш фирмасы администраторына каршы аның үз офисында ут ачкан. Бу хәл 22 сентябрь кичендә булган.
38 яшьлек ир авыр яраланган. Хәзер аның гомеренә берни дә янамый.
Вакыйга урынында полиция хезмәткәрләре талаучыларның аяк киеме эзләрен, ике гильза һәм шул кадәр үк резина пуля таба. Офистан видеоязма алынган, җинаять эше кузгатылган.