2019 елның октябрендә үзенең сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эшендә нинди яңалыклар бар?
Ул гаебен таныган. Бу хакта Русия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, экспертиза солдатны психик яктан сәламәт дип тапкан.
- Шәмсетдиновка башлангыч тикшерү вакытында комплекслы суд психологик-психиатрия экспертизасы үткәрелде. Экспертлар комиссиясе бәяләмәсенә караганда, ул нинди дә булса психик авыру, зәгыйфьлек, психиканың бүтән авыр торышыннан җәфа чикмәгән, — диелә хәбәрдә.
Шәмсетдинов шулай ук кылган җинаятенең сәбәпләрен җентекләп бәян иткән һәм аларны урында тикшерү барышында раслаган.
Бу хәл Читаның 54160нчы хәрби частенда 2019 елның 25 октябрендә булган иде: каравылдан соң солдат хезмәттәшләренә каршы ут ачкан, сигез кеше (аларның икесе - офицер, ике контрактчы һәм дүрт гади солдат) һәлак булган, тагын икесе, җитди яраланып, госпитальдә ята.
Атучыны шунда ук часть территориясендә тоткарлаганнар. Шәмсетдиновка «ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» һәм «ике кешене үтерергә омтылу» мәддәләре буенча гаеп белдерелгән, аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Фото: mk.ru