Биш катлы йортта 30 елдан артык панельләр арасындагы ярыклар ямалмаган булган. Фатирлардагы салкынлык үзәккә үткән, халыкка өстәмә электр батареялары белән коралланырга туры килгән.
“Кышын бик салкын иде, җылыну өчен өстәмә җылыту приборларын кабызырга туры килде. Балалар чирли, әлбәттә, туңа. 32 ел шушы йортта яшибез. Бер тапкыр да ремонт ясалмады. Ярыклар аша фатирларда җил уйнады. Стеналар туңды. Почмакларны суыткычлар итеп файдаланырга була иде”, — ди шушы йортта яшәүче Людмила Качкаева.
Туңудан һәм даруларга акча тотудан туеп, халык социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать язган. Алар комментарийларны республика Башлыгы Хакимияте битендә дә калдыра. Бер пост астында алар Радий Хәбировтан ярдәм сораган.
“Инцидент-менеджмент” системасына төрле темаларга мөрәҗәгатьләр килә. Аларның берсе Благовещен шәһәренең Социалистик урамы буенча урнашкан йортны җылыту сезонына әзерләү белән бәйле. Район хакимиятеннән килгән мәгълүматларга караганда, идарәче компания хезмәткәрләре җәйге чорда йортның фасадындагы ярыкларны ямаган, шулай ук җылылык исәпләү приборларын алыштырган”, — ди республика Башлыгы Хакимияте каршындагы Халыкның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем хезмәткәре Таһир Шәрәфетдинов.
Ярыкларны бетерү эшен йортның идарәче компаниясе – “Благкомфорт” оешмасы башкарган. Ярыкларны профессиональ альпинистлар ямаган. Ике атна эчендә алар йорт фасадын җылытып, ярыкларга герметик матдә тутырып чыккан.
Шулай ук бинаның подвалында җылылык исәпләү буенча гомумйорт приборы урнаштырылган. Хәзер биш катлы йортта яшәүчеләр фатир өчен артык акча түләми. Менә шулай актив халык ярдәме белән бер йорт проблемасы турында бик күпләр белде һәм ул хәл ителде.
Агымдагы елның 1 августыннан 1 сентябренә кадәр Благовещен районы буенча “Инцидент-менеджмент” системасы халыктан 155 мөрәҗәгать теркәгән. Нигездә, кешеләрне юлларны, подъездларны һәм ихата территорияләрен ремонтлау темалары борчый. Барлык инцидентлар да хәл ителергә тиеш. Кайбер мәсьәләләр берничә көн дәвамында хәл ителә. Катлаулырак булганнары күбрәк вакыт таләп итә, әмма алар халык канәгатьләнгәнче контрольдән төшерелми.