Атсөяр авылында өченче атна инде чүп чыгармыйлар икән. “Тулы антисанитария, бөтен җирдә чүп-чар капчыклары тора, алардан начар ис килә”, — дип язган алар. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән, шуннан соң аны район хакимиятенә тапшырганнар.
Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов билгеләп үтүенчә, авылда чүп-чарны капчык белән җыю юлын кулланганнар, аларны Семилетка торак-коммуналь хуҗалыгы түккән. Бүгенге көнгә Атсөяр авылыннан чүп-чар чыгарылган. Авылда өч контейнер урнаштырылган, ә 1 сентябрьдә киртәләр һәм түбә белән чүп-чар мәйданчыгын корганнар. Җәмәгать транспорты тукталышында чүп чыгару графигы эленгән (атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә). Аны вакытында чыгару өчен хәзер “Дюртюлимелиоводстрой” төбәк операторы җавап бирә.