+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
25 сентябрь 2020, 17:50

Туйга чакырмаган өчен... шартлатмакчы булган

Бу көнне ул шартлатасы машинага корбанының әнисе дә утырган.

Бу көнне ул шартлатасы машинага корбанының әнисе дә утырган...
Уфада туып-үскән 63 яшьлек кешегә карата җинаять эше кузгатылган.

Ул хатынының 43 яшьлек энесен шартлатырга маташкан.

Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, шикләнелүче аны туганнарының туена чакырмаганына үпкәләгән. 19 сентябрь төнендә ул әлеге кешенең «Audi Q5» автомобиле астына граната куйган, бәхеткә, ул шартламаган. Җинаять кылган вакытта шикләнелүче исерек булган.

Зыян күрүче әле һаман шок хәлендә, чөнки ул көнне машинасында аның әнисе дә булган.

Полицейскийлар һәм тикшерүчеләр җинаятьченең хәрби гранатаны каян алуын ачыклый. Тикшерү дәвам итә.

Фото: kp.ru
Читайте нас