Җинаятьтә хатынының катнашлыгы бармы?
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 39 яшьлек Артем Мазовны берьюлы ике юнәлештә эзли. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы журналисты белән әңгәмәдә идарә җитәкчесе полиция полковнигы Рамил Ермеев хәбәр иткән.
"Мазов, җинаять эше кысаларында шикләнелүче буларак, федераль эзләүгә игълан ителгән. Шулай ук елгалар буенча эзләү эшләре бара. Навигация тәмамлангач, температура 5 градуска кадәр төшәчәк, без МЧС һәм Росгвардия хезмәткәрләре җәлеп ителгән эзләү чараларын туктатырга мәҗбүр булачакбыз һәм аларны киләсе елның язында дәвам итәчәкбез», — дип хәбәр итә әңгәмәдәш.
Моннан тыш, Рамил Ермеев үтерүгә Мазовның хатыны да катнашлыгы булырга мөмкин дигән фаразны кире кага.
«Без эзләү чаралары уздырдык, Мазовның төзелеш инструментлары кибетенә баруы, бау сатып алуы ачыкланды. Өйдән өреп кабарта торган матрас ала. Алдан әзерләнми, барысын да шул мизгелдә хәл итә. Елгага чыгып, матрасны кабарта, кибеттә сатып алынган бау белән балаларны бәйли. Бу теркәлгән һәм төгәл исбатланган», - дип ассызыклый Ермеев.
Мазовның билгеләре: күрер күзгә 35 яшь, буе 186 см, чандыр буйлы, соры күзле. Кара куртка, зәңгәр джинсы, соры ботинкалар кигән була.
Әгәр сез эзләнүче турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, якын арада полиция бүлегенә яки: (347) 279-33-85, 279- 33-78 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйлар, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур частенә - 279-39-02, яки 02 (102-мобиль) буенча шалтыратырга мөмкин.
Аның урнашу урынын билгеләргә ярдәм итүчегә мәгълүмат өчен ярты миллион сум күләмендә акча биреләчәк.
Фото: bashinform.ru