+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 сентябрь 2020, 14:15

Йөк машинасы астында калганнар

Коточкыч авария бүген Краснокама районында булган.

Коточкыч авария бүген Краснокама районында булган.

Берьюлы ике кешенең гомерен өзгән авария бүген көндезге 2дә теркәлгән. Республика буенча ЮХХДИ идарәсе оператив мәгълүматларына караганда, 48 яшьлек ир Нефтекама ягыннан Яңавыл юнәлешендәге автоюл буенча «Scania» йөк машинасы руле артында хәрәкәт итеп, шушы юнәлештә барган «Kia» белән бәрелешкән.

"Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче һәм пассажир шул урынында вафат булган. Урында полиция хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли. Тулырак мәгълүматлар ачыклана", - дип хәбәр итә автоинспекторлар.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас