+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
28 Сентября 2020, 08:10

Ике нарат - ике ел төрмә

Белоретта яшәүче бер ирне ике нарат кискән өчен ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Белоретта яшәүче бер ирне ике нарат кискән өчен ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Аңа карата «урман утыртмаларын аеруча зур күләмдә законсыз кисү» мәддәсе буенча хөкем карары чыгарылды, дип хәбәр итә республика Прокуратурасы.

Былтыр ноябрьдә бу ир законсыз рәвештә алты кубометрга якын күләмдә ике нарат кискән. Урман фондына аның гамәлләреннән килгән зыянны 300 мең сумнан артыкка бәяләгәннәр.

Хөкем ителүче гаебен таныган, суд аны ике ел сынау срогы белән ике ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән, бензин пычкысын конфискацияләгән һәм китерелгән зыян суммасын каплауны йөкләткән.

Менә шундый хәлләр! Ә сез ике нарат дисез!

Фото: mk.ru
Читайте нас