Уфада шимбәдән якшәмбегә каршы төндә бер ир Матбугат йортының керү ишекләрен җимергән.
Республика мәгълүмат үзәге – “Башкортстан Республикасы нәшрият йорты” филиалы директоры Айнур Дәүләтбәков хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл иртәнге бишләр тирәсендә булган. Уфалы, 29 яшьлек исерек ир, пыяланы сугып һәм тибеп бәреп ваткан. Өч ишекне ватып, ир-егет пыялага киселеп беткән.
Каравылчы сүзләренчә, нәшрият йорты территориясендә канга баткан ир-егетне ул тапкан. Кем син, дигән сорауга ул: “Мин җинаятьчеләрдән качтым һәм бинага керү ишеген ватарга мәҗбүр булдым”, - дип җавап биргән.
Гадәттән тыш хәл урынына росгвардиячеләр килә, ир-егеткә җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булу һәм вак хулиганлык өчен протокол төзи.
Матбугат йорты ишекләре вакытлыча катыргы белән ябыштырылган. Зыян суммасы билгеләнә.
Фото: bashinform.ru