Бүген Салаватта суд Луиза Хәйруллинага хөкем карары чыгарды.
Прокурор аңа - алты, ире Марат Хәйруллинга җиде ел сораган иде. Суд карарын тикшерү изоляторында көткән Луизаны - биш, Марат Хәйруллинны алты елга хөкем иттеләр. Иргә суд залында богаулар кидерелде.
Алар җәзаны гомум режимлы колониядә үтәчәк. Хөкем карарын ишеткәч, Луиза елап җибәргән. Ул шартлы хөкемгә исәп тоткан иде.