+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
29 сентябрь 2020, 06:45

Мошенникларга 400 мең сумын тоттырган

Әби дә түгел, бабай да түгел, ә колледж укытучысы!

Әби дә түгел, бабай да түгел, ә колледж укытучысы!
Бөре шәһәрендә урындагы колледж укытучысы таныш булмаган кешенең шалтыратуыннан соң 400 мең сум акча югалткан.
25 сентябрьдә 30 яшьлек ханымга билгесез номердан шалтыратканнар. Әңгәмәдәш үзен Русия банкының хәвефсезлек хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Кредит рәсмиләштерергә күндереп, ул педагогтан банк картасы реквизитларын һәм операцияләрне раслау кодларын әйттергән.
Укытучы таныш булмаган кешенең үтенечен канәгатьләндергән һәм нәтиҗәдә, тегесе аның исәбеннән 409 мең сум акча күчергән.
Әле бу эшне хокук сакчылары тикшерә.
Фото: news.vmarkse.ru

Читайте нас