Әлеге эш буенча беренче утырыш бүгенгә билгеләнгән.
Хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның корбаннарының гаиләләре аңардан әхлакый зыян өчен 27,6 миллион сум күләмендә компенсация түләттерү турында дәгъвалар тапшырган.
"КоммерсантЪ" басмасына адвокатларның берсе Равил Тугушев сөйләгәнчә, акча сораганнарның исемнәре гаепләү карары чыгарылгач кына билгеле булачак.
«Ә йомгаклау карарында дәгъваның канәгатьләндерелүе яки юклыгы чагылыш табачак", - дип өсти Тугушев.
Беренче утырыш Икенче көнчыгыш округның хәрби судында узачак.
Исегезгә төшерәбез, Шәмсетдинов 2019 елның көзендә Байкал аръягындагы хәрби частьтә 8 кешене атып үтерә. Ике солдат авыр яралана. Солдат гамәлен үзен мәсхәрәләүләре белән аңлаткан.
Фото: mk.ru