Дуван районында бер водитель ике колыны белән юл аша чыгып барган атны бәрдергән.
Бәрелү шулкадәр көчле булган ки, фаҗигадә хайваннар да, кешеләр дә үлгән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, авария кичә Дуван районында Дуван - Ләмәзе автоюлының 2нче чакрымында теркәлгән. "ВАЗ-2110" руле артында 20 яшьлек урындагы кеше утырган.
- Авария нәтиҗәсендә 17 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында һәлак булган. Медицина учреждениесенә 18, 17 яшьлек ике кыз һәм 18 яшьлек егет китерелгән, - дип хәбәр итәләр полициядә. Әйткәндәй, шул урында ике колыны белән ат та җан биргән.
Шоферның исерек хәлдә булуы һәм машина йөртү хокукы булмавы мәгълүм. Авария көчле томан шартларында теркәлгән.
Фото: ufa1.ru