Уфада прокуратура балалар социаль приютында эшләгән элекке хезмәткәргә карата чыгарылган хөкем карарына шикаять белдергән.
Әлеге ханым Instagramда балигъ булмаган балаларны кыйнавын һәм кимсетүен видеога төшергән, ә роликларны соңыннан үз инстаграмына урнаштырган иде.
Элегрәк суд 22 яшьлек Әдиләне "балаларны тәрбияләү бурычларын үтәмәү" мәддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм аны 8 мең сум күләмендә штрафка тарттырган иде. Билгеле, социаль хезмәткәр вазыйфасы белән кызга саубуллашырга туры килә, ә тиздән социаль учреждение директоры да үз теләге белән эштән китә.
Ләкин прокуратура мондый хөкем карарын артык йомшак дип тапкан һәм аңа карата шикаять бирергә булган.
Искәртеп узабыз: җәмәгатьчелектә шау-шу куптарган бу вакыйга 2020 елның маенда булган иде. Әдилә тәрбияче булып эшләгәндә бер баланың өч яшьлек балага сугуын таләп иткән. Моннан тыш, ул 9 яшьлек кызның авызына скотч ябыштырып, линейка белән кыйнаган һәм сүгенгән. Кыз бөтен хәлләрне телефонга төшергән, ә аннары Instagramга элгән.
Ролик бер кешенең ачуын китергән һәм тиздән җәнҗаллы видео җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарылды...
Фото: mk.ru