+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
1 октябрь 2020, 07:05

Бала машина астына ташланган

Кичә кич Уфада булган бу хәл.

Кичә кич Уфада булган бу хәл.

Узган кичтә Кустаревская урамындагы ишегалдында балалар шаяруы фаҗига белән тәмамлана язган. Видеокүзәтү камерасындагы кадрларда гаиләнең чит ил машинасыннан чыгуы күренә, ә алар янына югары тизлектә икенче машна якынлаша.

Кинәт кенә алсу курткадагы кыз әтисе артыннан юлга йөгереп чыга, бәхеткә, автомобиль туктап өлгерә. Кадрлар буенча фикер йөрткәндә, сабый, машинаны күреп, асфальтка егыла.

Әти-әнисе кызга ташлана, аны кулларына алалар һәм тынычландыра башлыйлар. Бәхеткә, бала курку белән генә котыла.

Урындагы кешеләр мондый очракларда еш кына ата-аналар үзләре гаепле, дип билгеләп үтә, чөнки юл янында балаларны кулдан ычкындырмаска кирәк.

Фото: bash.news.ru
Читайте нас