Бу пар 30 ел бергә яшәгән булган.
Санкт-Петербургта 55 яшьлек депутат Игорь Ш. үзенең 60 яшьлек хатынын вәхшиләрчә үтергән.
Игорьның дусты бу хәлгә шакката. Әле берничә көн элек кенә ул аны хатыны белән бергә күргәнен сөйли. Ул гомере буен хатынын кайгырта, күптән түгел генә коронавирустан дәвалый, дип сөйли әлеге гаиләнең танышы.
Җинаять урынын күргәч, тикшерүчеләр дә шакката. Бар җирдә кан була. Мәрхүмә хатын йөзтүбән ята, аның янында пычаклар, чәнечкеләр була. Өйдә тәрәзәләр дә ватылып беткән. Игорь үзе ярымшәрә, флаг белән төренгән. Ул өйдән читтәрәк куаклар арасында утырган, үз-үзенә кул салмакчы булган, сорауларга төгәл җавап бирә алмаган.
Соңрак депутатны кулга алулары билгеле булды.
Фото: mk.ru