Русия Югары суды гомерлек срокны үзгәрешсез калдырган.
Русия Югары суды Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү карарын үзгәрешсез калдырган. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Суд Мәскәү шәһәр судының Изместьевка карата карарын үзгәрешсез калдырды", - дип белдерәләр РФ Югары судында.
Русия Югары суды элегрәк Кеше хокуклары буенча Европа суды карары белән бәйле рәвештә Изместьев эше буенча производствоны яңарту турындагы мәсьәләне карауны билгеләгән иде.
Русия сәясәтчесе һәм эшкуар, 2001 елдан 2006 елга кадәр Федерация Советында Башкортстан парламентының элекке вәкиле Игорь Изместьев хәзер берничә үтерү оештыру, Чиләбе өлкәсендә типографиягә ут төртү һәм Уфада автомобиль шартлату өчен гомерлек срок үтә.
Фото: bashinform.ru