Коточкыч җинаять Зианчура районында булган.
Анда ике егет бертуган ирләрне үз йортларында кыйнаган, ә аннары мәетләрен ат арбасына салып, урманга алып барганнар һәм чокырга ташлаганнар.
Җинаять 29 сентябрьдә төнлә район авылларының берсендә булган. Бер йортта дүрт кеше: хуҗалар – 55 яшьлек һәм 51 яшьлек ике ир һәм кунаклар – 19 һәм 20 яшьлек ике дус спиртлы эчемлекләр кулланган. Бер мизгелдә алар арасында низаг килеп чыга, аннары йодрыклар эшкә җигелә.
Яшьрәкләр көчлерәк булып чыккан: алар өлкән яшьтәге ир-атларны металл торба белән кыйнаган. Кеше үтерүне яшерер өчен, мәетләрне урманга алып чыгып, чокырга ташлаганнар.
Аларны шул көнне үк полицейскийлар тоткарлаган. Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә геройлар гаепләрен таныган. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.