Уфаның коррекцион интернат-мәктәбе каравылчысын кулга алганнар.
Уфада мәктәп укучыларына бәйләнүдә шикләнелүче интернат каравылчысын кулга алганнар. 1 октябрьдә суд аңа 2 айга сак астына алу рәвешендә иреген чикләү чарасын сайлаган.
Элегрәк хәбәр ителүенчә, Уфада начар күрүчеләр һәм ишетүчеләр өчен коррекцион интернат-мәктәпнең 57 яшьлек каравылчысы 13 һәм 14 яшьлек укучы кызларга бәйләнгән.
Балалар бу хәл турында мәктәп директорына сөйләгән, ә җитәкче хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Ирне кулга алганнар. Үсмерләргә карата җенси кагылгысызлыкка каршы җинаять кылган өчен эш кузгатылган. Тикшерү бара.