+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
2 октябрь 2020, 19:45

Мөдир дә җавап бирәчәк...

Бер ай элек бу балалар бакчасында тәрбиячене үтергәннәр иде.

Бер ай элек бу балалар бакчасында тәрбиячене үтергәннәр иде.

Мәскәү янындагы Воскресенск балалар бакчасы мөдиренә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Мәскәү өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Тикшерү барышында балалар бакчасының хәвефсезлеген тәэмин итү буенча күпсанлы тәртип бозулар ачыклана. Бу көнне бинада бер каравылчы гына булган, видеокамераларның бер өлеше бөтенләй эшләмәгән.

31 августта 53 яшьлек ир хатыны эшләгән балалар бакчасы территориясенә керә. Ул аңа берничә тапкыр пычак белән чәнчә, хатын шунда ук үлә.

Үтерүнең сәбәбе көнчелек булган дип фаразлана.

Фото: news.myseldon.com
Читайте нас