Гомерең белән дә хушлаша аласың.
Ярый да Уфада яшәүче бер ханым машинасы белән генә хушлашкан.
Бу хәл 2 октябрьдә төнлә булган. 35 яшьлек хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хезмәткәрләргә ул таныш булмаган кеше белән бергә аракы эчкәннән соң, соңгысының аның автомобилен урлап китеүен белдергән. Хәер, машинаны озак эзләргә туры килмәгән – җинаятьче аны урлаган урыннан чакрым ярым ераклыкта ташлап качкан.
Криминалистлар анда ирнең бармак эзләрен тапкан. Әле ул эзләүдә.
Фото: kp.ru