+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
5 октябрь 2020, 06:34

Рамил Шәмсетдиновтан 36,73 миллион сум акча таләп итәләр

Байкал аръягындагы хәрби частьтә, җәберләүләргә түзәлмичә, хезмәттәшләренә ут ачкан солдат эшендә яңалыклар бар.

Байкал аръягындагы хәрби частьтә, җәберләүләргә түзәлмичә, хезмәттәшләренә ут ачкан солдат эшендә яңалыклар бар.

Бу хакта, Рамил Шәмсетдиновның адвокаты сүзләренә таянып, “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә.

Узган елның 25 октябрендә солдат Рамил Шәмсетдинов, хәрби частьтәге тәртипләргә түзә алмыйча, ут ачып, 8 кешене атып үтергән иде. Ике кеше яраланды.

Зыян күрүчеләр Шәмсетдиновтан, гомумән алганда, 36,73 миллион сум таләп итә.
“Әлеге эш буенча 10 кеше зыян күрүче дип исәпләнә. Шуларның җидесе дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Биш кеше - 3әр миллион сум, өлкән лейтенант Пьянковның хатыны - 5 миллион сум, капитан Евсеевның хатыны 16,73 миллион сум сорый”, - диелә хәбәрдә.



Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас