+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
5 октябрь 2020, 19:22

Кеше үтергән баласы өчен анасы ярлыкау сорый

Уфада педофилны үтерүдә гаепләнүче Владимир Санкин язмышын халык суды хәл итәчәк. Шулай да, аның анасы Ходайга ялвара.

Уфада педофилны үтерүдә гаепләнүче Владимир Санкин язмышын халык суды хәл итәчәк. Шулай да, аның анасы Ходайга ялвара.


Моңа кадәр шау-шу куптарган эш буенча присяжный утырышчыларга сайлап алу башланды. Гаепләнүче процесска мөстәкыйль рәвештә килгән, чөнки элегрәк Фемида хезмәткәрләре аңа өй аресты рәвешендә чик кую чарасын билгеләгән.


Присяжный утырышчылар катнашлыгында судлар сирәк күренеш, әмма Санкин язмышы чынлап та халык кулында. Аларга ирнең герой, балалар яклаучысымы, әллә үтерүче, юлбасармы булуын хәл итәргә кирәк булачак.


Суд бинасына ул әнисе белән килгән. Башкаланың Калинин район суды бусагасын атлап кергәнче, хатын улы артыннан догаларын укый.




Владимир Санкинның әнисе суд коридорында үзенә урын таба алмый. Владимир өй аресты вакытында әнисе белән яши, пенсионер ханым аларның икесенең дә бик нык борчылуын, йөрәк белән проблемалары барлыкка килүен сөйли. Даруны учлап эчүләре, кайбер чакта кемнеке кайда икәнен бутауларын яшерми.



Билгеле булуынча, 30 гыйнварда өенә кайтып барганда Владимир кеше үтерә. Бу көнне урамнан узып баручы Санкинга бер бала йөгереп килә. Малай сөйләвенчә, ул дусты белән урамда йөргәндә бер ир-егет аларны өенә алып керә һәм чишенергә куша. Ул аларга балта белән яный. Нәтиҗәдә, Санкин малайларны рәнҗетүчене кыйнап үтерә.




Читайте нас