+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 октябрь 2020, 12:20

Сатучының бармагын сындырган...

Аракы бирмәгән өчен.

Аракы бирмәгән өчен.

Сибай шәһәрендә яшәүче 27 яшьлек ир-егет бер шешә аракы өчен җинаятькә барган.
Ир, супермаркетка кереп, алкоголь продукциясе бүлегенә үткән. Ике шешәне һәм башка азык-төлекне кибет арбасына салып, кассир янына барган. Арытаба сатучы товарларны тикшергән арада ир шешәләрне кесәсенә яшергән.

- Азык-төлек өчен ир-егет акча түли алмаган, чөнки аның картасында акча җитмәгән. Шул чакта ул сатучыга акча артыннан машинага китүен әйткән. Кибет хезмәткәре сатып алучы киеменең кесәсендә ниндидер авыр әйбер барлыгына игътибар иткән. Хезмәткәр ир артыннан барган һәм аның аракы урлавын аңлаган, - дип хәбәр итә хокук сакчылары.
Урланган бер шешәне хатын карак кулыннан тартып алган, ә икенчесен ир бирмәгән. Нәтиҗәдә, ир 40 яшьлек хатынның бармагын сындырган һәм качкан. Шул ук көннең кичендә полицейскийлар аны тоткарлаган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас