+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 октябрь 2020, 11:20

Берьюлы тугыз кеше правасыз калган

Кырын эш кырык елдан соң да беленә.

Кырын эш кырык елдан соң да беленә.

Машина йөртү хокукыннан колак кагу өчен һәрвакытта да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу мәҗбүри түгел. Кайвакыт бу машина йөртүче һәм автомобиль катнашлыгыннан башка да булырга мөмкин.



Эш шунда ки, Русия законнары буенча барлык гражданнарга да машина йөртү таныклыгы бирелми - ягъни праваны закон бозып алгансың икән, аны суд аша кире алачаклар. Мондый хәл күптән түгел Шаран һәм Бөрҗән районнарында яшәүче тугыз кеше белән булды.



Тикшерү аларның табиб-наркологта исәптә торуларын ачыклаган. "Алкоголизм" диагнозы белән руль артына утыру катгый тыела. Бу кешеләргә права алганда кирәкле медицина белешмәсе бирелергә тиеш булмаган.



Суд тикшерү нәтиҗәләре белән килеште һәм әлеге кешеләрнең машина йөртү хокукларын гамәлдән чыгарды.
Фото:Pixabay.соm
Читайте нас