Алар егет төрмәдә утырганда танышкан булган.
Новосибирск өлкәсенең Коченевский районы суды кәләшен үтерүдә шикләнелгән ирне сак астына алу турында карар чыгарган.
Җинаять 29 сентябрьдә була. Новосибирск өлкәсенең Чик бистәсендә 35 яшьлек хатынны үтерәләр. Әле күптән түгел генә төрмәдән чыккан ир бу көнне исерек була. Ул хатынын кыйнап ташлый һәм аның гәүдәсен тирән чокырга илтеп ыргыта.
Әлеге хәлне белгән авыл халкы фаҗиганең туй көнендә булуын сөйли. Җинаятьтә шикләнелүче ир туй вакытында исерек була.
«Интертат» хәбәр иткәнчә, ир гаебен таныган. 33 яшьлек иргә карата «үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше ачылган. Мәрхүмә хатын белән танышканда булачак кияү әле төрмәдә утырган. Ул иреккә чыккач, ир белән хатын язылышырга карар кылалар һәм туй көне фаҗигагә әверелә.