+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
12 Октября 2020, 16:32

Алтмыш биш яшьтә үлемен Интернеттан тапкан

Ялгыз хатын очрашуга карадан киенеп килгән шушы ирдән яхшылык өмет иткәндер, бәлки...

Ялгыз хатын очрашуга карадан киенеп килгән шушы ирдән яхшылык өмет иткәндер, бәлки...

Уфада узган елның декабрендә эзләнүгә игълан ителгән һәм карадан киенгән үтерүчене хөкем иттеләр.

Ир 65 яшьлек хатынны үтерүдә гаепләнә, ул аның белән социаль челтәрләрдә танышкан.

Тикшерү комитетының республика идарәсендә хәбәр итүләренчә, җинаятьче пенсионер хатынны буып үтерә һәм аның фатирыннан кыйммәтле әйберләр урлый. Аны гыйнвар аенда тотканнар.

Тикшерүчеләр һәм суд билгеләгәнчә, ир зыян күрүче белән социаль челтәрдә танышкан һәм аңа кунакка килгән, алар арасында аралашу барышында көнкүреш нигезендә конфликт килеп чыккан.

Фатирны тикшерү барышында карак урлаган әйберләр, шулай ук ломбардка салган тун табылган. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.

"Кара җәллад" 9 ел ярымга катгый режимлы колониягә озатылган.



Фото: следком РБ



Читайте нас