Аны “Оныгың бәлагә тарыды”, дип алдаганнар.
Стәрлетамакта яшәүче өлкән яшьтәге ханым, бәлагә тарыган оныгына ярдәм итәргә теләп, мошенникларга 120 мең сумнан артык акча биргән.
Ханым сүзләренчә, аңа билгесез номердан шалтыратканнар. Шалтыратучы үзен ханымның оныгы дип таныткан һәм куркыныч хәбәр җиткергән: янәсе, ул авариягә тарыган һәм аңа проблемаларны хәл итү өчен ашыгыч рәвештә акча кирәк.
Аннары, уйларга вакыт калдырмыйча, трубканы башка кешегә биргән, анысы исә “50 мең сум кирәк”, дигән. Акча артыннан курьер килгән, аңа өлкән яшьтәге хатын 50 мең сум биргән. Нәтиҗәдә, акча артыннан курьер тагын ике тапкыр килә һәм барлыгы 125 мең сум ала.
Соңыннан гына ханым оныгы белән барысы да яхшы булуын белә, ә ул мошенникларның хәйләсенә эләккән булып чыга һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
Хәзер каракларны полиция эзли.