Шушы көннәрдә Стәрлетамакта булган бу фаҗига.
Анда мәктәп укучысына подъездда билгесез ир-егет ташланган.
Бу хәл 6 октябрьдә өченче сыйныф укучысы өенә кайтканда булган. Кыз подъездга керә һәм үз катына күтәрелә, аның артыннан билгесез ир килеп, бала өстенә ташлана һәм аның белән бозык гамәлләр кыла.
Куркып калган кыз куркудан хәтта кычкыра да алмый, ә теге адәм актыгы качкач, өенә кайта һәм барысын да әнисенә сөйләп бирә. Хатын шунда ук полициягә хәбәр итә.
Тиздән бүлекчәгә берничә ел элек бозык гамәлләр өчен хөкем ителгән 43 яшьлек кеше тотып китерелгән. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган, ә тикшерүчеләр бу хәлнең бөтен хәл-шартларын ачыклый.
Фото: emailadresiac.blogspot.com