

Бу хәлгә тулысынча ачыклык кертелгәч, бабайга нинди җәза бирелер?.. Югыйсә, гомере дә санаулы гына калгандыр бит инде...
Шушы көннәрдә Уфа районының бер торак пунктында коточкыч хәл булган. Билгеле булуынча, авылда яшәүче 80 яшьлек карт көндез 6 яшьлек кызны куаклар арасына алып кереп мәсхәрәләгән.
Кызның якыннары моның турында хокук сакчыларына белдергәч, пенсионерны тоткарлыйлар.
Тикшерү идарәсендә җинаять эше кузгатылган. Әлеге вакытта бу хәлгә ачыклык кертелә.
Өлкәннәр дә, яшьләр дә балаларга куркыныч тудырган заманда яшибез. Балаларыгызны саклагыз!
Фото:gtrk.tv