+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
15 октябрь 2020, 06:55

Элекке Башлык кулга алынган

Ул ришвәтчелектә гаепләнә.

Ул ришвәтчелектә гаепләнә.

Удмуртия Республикасының элекке Башлыгы Александр Соловьев аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепле дип табылды. Бу турыда Русия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2014-16 елларда Александр Соловьевка Удмуртиянең Камбарка шәһәре янында Кама һәм Буй елгалары аша күперләр сала торган оешма вәкилләре 139 миллион сум ришвәт биргән, шулай ук аңа милек характерындагы кадастр хезмәтләре өчен законсыз хезмәт күрсәтәләр. Шуннан соң Соловьев ришвәт бирүчеләргә ярдәм итә. Бу гына җитмәгән, әлеге оешмаларга башкарган эшләр өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан чиратсыз һәм кичекмәстән түләү оештыра, биредәге файдалы казылмаларны куллану өчен лицензияләр бирә, ришвәт бирүчеләрне үз канаты астына ала.

Тикшерү барышында Александр Соловьевның милеген табалар һәм суд аларга арест сала. Анда егермедән артык объект (торак йортлар, фатирлар, торак булмаган биналар, җир участоклары), кыйммәтле транспорт чаралары (автомобильләр, каргизәрләр), оешмаларның устав капиталындагы өлешләр, 15 миллион сум чамасы акча, шул исәптән чит ил валютасы, алтын, кыйммәтле башка әйберләр була. Моннан тыш Испания Корольлегенең компетентлы органнары ярдәме белән Испаниядә Соловьевның туганнарына рәсмиләштерелгән җир участогына һәм торак йортка да арест салына.

Суд карары буенча, Соловьев 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә, бу вакытны ул катгый режимлы колониядә уздырачак һәм аңа 275 миллион сум штраф салына, диелә бу хәбәрдә.



Фото:https://sledcom.ru/


Читайте нас