Узган елның октябрендә әтиләре белән бергә югалган Илья һәм Слава Мазовларның гәүдәләрен быел июньдә генә таптылар.
Ни өчен алар озак эзләнде? Бу сорауга Тикшерү комитетының криминалистика бүлеге җитәкчесе урынбасары Степан Кривцов җавап бирә.
- Балаларның берсе калкып чыкты, икенчесе су астындагы ботакларга буталган иде, шуңа күрә аны таба алмадылар. Ташудан соң су кимеде, шул сәбәпле балалар табылды. Аларны табу безнең дөрес юнәлештә баруыбызны аңлата иде. Балаларны эзләгән урында таптык. Ни өчен шулай озак? Монда үз ролен һава шартлары һәм эзләүләрнең киң мәйданда үткәрелүе уйнады, чөнки елга кечкенә түгел, агым яхшы, алар бик еракка агып китә ала иде. Без хәтта гәүдәнең никадәр еракка йөзәргә мөмкин булуын тикшерү экспериментлары да үткәрдек, - дигән ул "КП_Уфа" сайтына.
Тикшерүче ассызыклаганча, эш киң яңгыраш алды һәм уңай нәтиҗәгә ирешмичә, аны беркем дә туктатмаячак.
"Алга гына барачакбыз. Теләсә нинди, хәтта иске эшләр дә, һәрвакыт күтәрелә һәм яңадан тикшерелә. Ә монда эш тукталмады һәм тукталмаячак", - дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: Мазовлар узган елның 26 октябрендә Уфада югалган иде. Ике баланың үле гәүдәләре табылды, әтиләрен эзләү дәвам итә.
Фото: bashnews.ru