+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
16 октябрь 2020, 15:50

Буып, басуга ташлаган

Башкортстан тикшерүчеләре алты ел элек булган коточкыч җинаятьне ачкан.

Башкортстан тикшерүчеләре алты ел элек булган коточкыч җинаятьне ачкан.

2014 елда ук М-5 трассасы янындагы басуда Ырынбурда яшәгән 41 яшьлек кешенең гәүдәсе табылган. Үтерүчене быел гына табып булган.



Мәрхүм Ырынбурдан Чиләбегә абыйсы белән барган икән. Ул бурычларын түләр өчен туган шәһәрендә фатирын саткан. Ә аның туганы юридик эшләрнең нечкәлекләрен ачыкларга ярдәм иткән. Юлда ниндидер мизгелдә алар арасында ызгыш-талаш чыккан. Туганнар кулланган алкоголь хәлне тагын да катлауландырган.



50 яшьлек ир, каешын алып, энесен буган. Шуннан соң ул мәетне басуга чыгарып ташлаган, ә үзе арытаба киткән.



Тикшерүчеләргә җинаятьченең эзенә төшү өчен алты ел кирәк була.



Фото: bashnews.ru
Читайте нас