+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
17 Октября 2020, 09:05

Полицейскийларны – төрмәгә!..

Уфаның Октябрь районы суды берничә җинаятьтә гаепләнгән ике полицейскийга һәм аларның өч “иптәшенә” хөкем карары чыгарды.

Уфаның Октябрь районы суды берничә җинаятьтә гаепләнгән ике полицейскийга һәм аларның өч “иптәшенә” хөкем карары чыгарды.

2018 елның маенда әлеге хокук саклаучылар, үзләре фаразланганча, наркотиклар куллануда шикләнелгән кешеләрне тоткарлаган.

Полиция хезмәткәрләре, әгәр токарланучылар аларга зур сумма түләмәсәләр, наркотиклар саклауда гаепләячәкбез, дип белдергәннәр.



Нәтиҗәдә, тоткарланган дүрт кеше полиция хезмәткәрләренә 560 мең сум биргән. Моның өчен тоткарланганнарның берсенә үз машинасын ломбардка салырга туры килгән.



Соңрак шул ук елда полиция хезмәткәрләренең берсе үз иптәшенә "ГАЗ" һәм "Audi A6" машиналарының ялган “авариясен” теркәтергә ярдәм иткән. Бу фикция полицейскийның иптәшенә страховкалау компаниясеннән 145 мең сумнан артык акча алырга ярдәм иткән.



Хокук саклаучыдан, шулай ук, хәрби корал патроннарын алганнар, ул аларны законсыз саклаган.



Гаепләнүчеләрне хокук саклау органнарыннан эштән чыгарганнар. Гәрчә алар гаебен танымаса да, суд аларны гаепле дип тапты һәм 4,5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү турында карар чыгарды.


Читайте нас