17 октябрь кичендә Иглин районында Уфа - Охлебинино автомобиль юлының 10нчы чакрымында юл-транспорт фаҗигасе булган, анда бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Булган мәгълүмат буенча, билгесез шофер 43 яшьлек кешене бәрдерә. Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүле шул урында һәлак була. Шофер авария урыныннан качып китә.
Дәүләт автоинспекциясе фаҗига шаһитларын эзли һәм юл-транспорт һәлакәте турында теләсә нинди мәгълүматны полиция бүлегенә хәбәр итүне сорый.
Фото: пресс-служба ГИБДД Башкирии