Хатын сөйгәнен апасына кунакка алып барган булган.
Сибайда җенси характердагы азгынлык гамәлләре өчен 37 яшьлек урындагы кешене тоткарлаганнар.
12 октябрьдә полиция бүлегенә 41 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын белдерүенчә, аның белән бергә яшәүче ир 14 яшьлек сеңлесен мәсхәрәләгән.
Билгеле булганча, җинаятьне ир бергә яшәгән хатынның апасында кунакта булганда башкарган. Хәзерге вакытта Русия Җинаять кодексының 132 мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, хокук саклаучылар вакыйга урыныннан телефон һәм зыян күрүченең киемнәрен алган.