Дуван районында 20 яшьлек кыз үзенең сөяркәсенә пычак белән ташланган.
Бу хәл 16 октябрь иртәсендә булган. Район дәваханәсенә Дуван авылындагы фатирдан 32 яшьлек ир китерелгән. Аның корсак куышлыгын пычак белән яралаганнар.
Полицейскийлар зыян күрүчене бергә спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң дус кызы яралавын ачыклаган. Кыз хокук сакчыларына шул рәвешле кыйналудан саклануы турында сөйләгән.
Аны Тикшерү комитетына китергәннәр, анда ул күрсәтмә биргән. Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Фото: mk.ru