+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
20 Октября 2020, 13:35

Көчләгән дә, талаган да...

Мәскәүдә 35 яшьлек уфалы тоткарланган.

Мәскәүдә 35 яшьлек уфалы тоткарланган.
Элегрәк хөкем ителгән ир көчләү, талау һәм паспорт урлауда шикләнелә.
Тикшерү фаразы буенча, 18 октябрьдә уфалы, бер такси хезмәте вәкиле буларак, кызны Мәскәүнең көньяк-көнбатышына алып барган. Билгесез сәбәпләр аркасында, ул пассажирга һөҗүм иткән һәм аны көчләгән.
"Шуннан соң, кызга көч кулланып, аның шәхси әйберләрен, шулай ук паспортын урлаган", — дип хәбәр итәләр Мәскәүнең Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.
"Кайнар эз"ләр буенча Уфа кешесен тоткарлыйлар. Автомобильдә зыян күрүченең урланган әйберләре табылган. Иргә гаепләү белдерелгән. Аны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас