Ишембай шәһәре суды 32 яшьлек иргә «кеше үтерү» һәм «урлау» мәддәләре буенча хөкем карары чыгарган.
Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2019 елның июлендә исерек ир балалар бакчасында эшләгән 29 яшьлек танышы белән талаша һәм аны тугызынчы каттагы ачык тәрәзәдән этеп төшерә, үзе вакыйга урыныннан кача. Хатын шунда ук җан биргән.
Шулай ук, узган елның май аенда ир үлгән кешенең банк картасыннан, пин-кодын белеп, банкоматта 21 мең сум акча алган. Урланган акчаларны тотынган.
Хөкем ителүче үз гаебен кире каккан һәм җаваплылыктан качу өчен бу хәлнең төрле версияләрен тәкъдим иткән. Ул аңлатканча, бу бәхетсезлек очрагы булган, кыз үзе тәрәзәдән егылып төшкән. Әмма суд, фактларга таянып, аның гаебен раслаган.
Суд иргә каты режимлы холык төзәтү колониясендә 15 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Аннан соң да аның 1 ел дәвамында хокуклары чикләнәчәк.
Фото: "Башинформ"