Танышының фатирына бәреп кергән ир-егет үсмер кызны һәм аның анасын көчләгән.
Әлеге җинаять турында «Татар-информ» хәбәр итә. 20 октябрьдә көндез Казандагы Юдино бистәсендәге фатирга бер ир-егет бәреп керә һәм шунда яшүсмер кызны көчли. Аннары ул кызның анасын да көчли һәм тоткын итеп ала.
Ир-егет элек таныш булган хатыны арендалап яшәгән фатирга килә. Ул пычак белән яный, хатынның ике баласын — 13 яшьлек улын һәм 17 яшьлек кызын — бәйләп куя. Бу вакытта балаларның анасы өйдә булмый. Анасы кайтканчы җинаятьче таныш хатынының кызын көчли. Аннары хатын үзе дә кайтып кергәч, ир-ат аны да көчли. Шуннан соң ул хатынны машинага утырта һәм кача. Ул корбанын республика чигеннән алып чыгып китә.
«Перехват» планы игълан ителә. Полиция хезмәткәрләре бу кешеләрне Марий Эл Республикасындагы Сотнур авылында таба.
Хәзер таныш хатынын һәм аның үсмер кызын көчләгән әлеге ирдән сорау алалар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Сорау алганда ирдән исемен әйтүен һәм аны тоткарлау сәбәбен сорыйлар. «Үзем дә белмим», — дип җавап бирә ул. Ләкин бераз дәшми торганнан соң, үзен гаепли торган җинаятьләр турында сөйли. Ир гаебен танымый, үзен тоткарлау белән килешмәвен дә белдерә.
«Балигъ булмаган баланы көчләү», «кеше урлау» мәддәләре буенча җинаять эше ачылган. Татарстан прокуроры әлеге җинаятьне тикшерүне үз контролендә тота, диелә бу хәбәрдә.
Чыганак:
https://intertat.tatar/news/incident/21-10-2020/kazanda-fatirga-b-rep-kerg-n-ir-at-smer-kyzny-m-any-anasyn-k-chl-g-n-5780287Фото: "Татар-информ"