+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
22 Октября 2020, 11:05

Өч ел буе мәсхәрәләгән...

Мәләвездә тетрәндергеч хәл булган.

Мәләвездә тетрәндергеч хәл булган.

Анда бер адәм актыгы үги улын һәм кызын мәсхәрәләгән. 21 октябрьдә полициягә гариза белән балаларның үз әтиләре мөрәҗәгать иткән.



34 яшьлек ир сүзләренә караганда, үги ата аның балаларына карата 2015 елның маеннан 2017 елның декабренә кадәр «җенси характердагы көчләү гамәлләре» кылган. Барысы да көчләүченең йортында булган. Хәзер зыян күргән малайга -14, ә кызга 12 яшь.



Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 45 яшьлек шикләнелүчене полиция бүлегенә алып килә. Анда ул күрсәтмә биргән. Тикшерү комитеты аңа җинаять эше кузгаткан. Хәзер ир сак астында. Билгеле булганча, ул район авылларының берсендә яшәгән һәм беркайда да эшләмәгән.



Фото: новостиалтая.рф
Читайте нас