+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
22 октябрь 2020, 16:10

Ике бала атасын кем яндырган?

Ярмәкәй районындагы сусаклагыч ярында янган машина табылган.

Ярмәкәй районындагы сусаклагыч ярында янган машина табылган.

Аның салонында ир-егет сөякләре булган.



"ВАЗ" машинасын камышлар арасында тапканнар. Автомобиль Туймазы районында яшәүче 34 яшьлек кешегә теркәлгән. Тик җиңел машинада, хокук саклау органнарында фикеренчә, башка кеше – 30 яшьлек ирнең гәүдәсе була.



Билгеле булганча, үлгән кеше кечкенә генә бизнес: тәрәзәләр урнаштыру белән шөгыльләнгән. Моннан тыш, ул гаиләле була – өйдә хатыны һәм ике кечкенә улы калган.



Җинаять булган урыннан криминалистлар биш пыяла шешә, шулай ук мәрхүмнең җәсәден алган. Алар суд-медицина экспертизасына тапшырылган.



Фото: bashnews.ru
Читайте нас