Мәскәү шәһәр суды Ефремовның апелляциясе буенча утырыш үткәрде.
Мәскәү шәһәр суды -транспорт һәлакәте турындагы эш буенча актер Михаил Ефремовка чыгарылган хөкем карарына апелляцияне карады.
Билгеле булуынча, юл авариясендә Сергей Захаров һәлак булган иде. Мәскәүнең Пресня суды 8 сентябрьдә Ефремовны сигез елга гомуми режимлы колониягә хөкем итте.
Мәскәү шәһәр суды Ефремовның җәза вакытын җиде елга һәм алты айга кадәр киметкән. Суд, Ефремов зыян күрүчеләргә мораль зыян компенсациясен ирекле түләгән, дип таныды.
Ефремов апелляциясендә җәзаны "иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган чикләргә кадәр" йомшартуны сораган булган. Актер, элекке адвокаты Эльман Пашаев басымы астында гаебен танудан баш тартуын, аның хезмәтләреннән ул баш тартуын әйткән. Хәзер исә, Ефремов раслаганча, ул үкенә һәм мәрхүмнең туганнарына компенсация түли.
Прокуратура һәм Захаровның туганнары, үз чиратларында, Ефремовка хөкем карарын үзгәрешсез калдыруны сораганнар.
Фото ТАСС.