Бу коточкыч табылдыкка Бүздәк районындагы бер авыл кешеләр очраклы гына юлыккан.
Авыл кешеләре чокырда хатын-кыз мәетенә тап була һәм хокук саклау органнарына хәбәр итә. Экспертлар, мәетне игътибар белән карап, үлем алдыннан аны вәхшиләрчә җазалауларын ачыклый.
Мәрхүмне агач таяк белән көчләгәннәр, бер кулын, икенче кулындагы өч бармагын чабып өзгәннәр һәм буып үтергәннәр.
Үтерүнең мондый коточкыч детальләрен ачыклаганда, хәтта тәҗрибәле оперативникларгның да чәчләре үрә тора. Моннан тыш, вакыйга урынын караганнан соң тагын бер деталь ачыклана: һәлак булган кешене чокырга инде үле килеш алып килгәннәр, аны башка урында үтергәннәр.